Приветствую Вас Гость | RSS
Суббота
20.04.2024, 11:58
Главная Регистрация Вход
Меню сайта

Категории раздела
Сценарий 14 февраля 2017
Cценарий 23 февраля 2017
Cценарий 8 марта 2017
Сценарий к Масленице
1 апреля
Сценарий к Пасхе 2017
Сценарий к 9 мая
Сценарий Выпускного вечера
Сценарий Последнего звонка
Сценарий выпускного в детском саду
Сценарий Осеннего Бала
Сценарий на свадьбу
Сценарий выкупа невесты
Утренник в детском саду
Проводы в армию
В летнем лагере
Юбилей женщины 55 лет
Сценарий для лагерной смены
Оригинальный сценарий
Смешной сценарий
Музыкальный сценарий
Необычный
Современный
Взрослый
Спортивный
Сценарії українською мовою
Сценарий день рождения
Сценки день рождения
Сценарий 1 сентября
День воспитателя
День учителя
День матери
Хэллоуина
Рождества
Татьянин День
День Студента
Сценарий Мисс и Мистер 2016
Посвящения в студенты
Сценарий на Новый год
Новогодний сценарий
КВН
На корпоратив
Взрослый
Ко Дню Космонавтики
Святки Колядки
1 июня День защиты детей
День семьи любви и верности
Год Греции в России

загрузка...
Главная » 2015 » Декабрь » 15 » Сценарий греческой свадьбы 2016
10:52
Сценарий греческой свадьбы 2016
загрузка...
Сценарий не мой,я люблю импровизацию, но для кого-то может послужить отличным шаблоном. Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар. Тамада: Тормыш итү – диңгез кичү, диләр, Ә тормышлар тормый дулкынсыз. Тормыш дулкыннарын басар өчен, Яшәп булмый сөю, ялкынсыз. Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез! (Кунакларның алкышлауы астында залга кәләш белән кияү керә). Ай икегез, икегез, Тигез гомер итегез. Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез! Котлы булсын туегыз, Безгә үрнәк булыгыз. Мәңге-мәңге бергә булсын Тормыштагы юлыгыз. Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм. (кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә). Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз! Сезнең бәхет капкасын Бәла-каза какмасын! Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә Сезнең өйне тапмасын. Ягылмасын ялалар. Кагылмасын бәлаләр. Өйгә-илгә ямь биреп, Гөрләп торсын балалар. Кулыгыз кулга тотынып, Бәхетегез мул булсын. Ахыр суларга кадәр Адресыгыз бер булсын! И гүзәл пар! Сезне Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле озын гомер телибез! Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын! (Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла). Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде. (Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә). Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз (кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә). Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә). Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар). Тамада: Шундый зур хезмәткә Алынган шаһитлар! Туйның күркәмлелеген Алар тикшереп торалар. Яшь парларның туе Гөрләп узсын әйдә. Ә бу бокалларны Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә. Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады, Аяклар ойи башлады. Булмый болай утырып, Киттек җаным, әйдә биергә. Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була). Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк. (икенче аш китерелә) Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы. Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан. Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр. Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары. Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан. Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле. (Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә). Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була). Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була. Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар. Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк. (Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин) Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин). Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”. Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик. (Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора). Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч! Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!. (тортны кискән вакытта шигырь укыла). Бүген сезнең иң бәхетеле, Иң бәхетле көнегез. Матур булсын күңелегез, Тәмле булсын телегез! Гөрләтеп әйдә, туйлагыз, Туйның кимен куймагыз! Тик башыгызны җуймагыз, Яратышып туймагыз! Яратып кына яшәгез Берегезне берегез – Ходай биргән мәхәббәтнең Кадерләрен белегез. Арабыз да сокланырлык Матур оя корыгыз! Матур, җылы оягызда Тату гына торыгыз. Туйганчы биеп калыгыз, Туйганчы җырлашыгыз! Бәхетле картлыкка илтсен Бүгенге юл башыгыз. Яшь чакларның узганын да Сизми калырсыз әле. Туегызны сагыныплар Искә алырсыз әле! Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!! Тәмам.
Категория: Сценарий на свадьбу | Просмотров: 479 | Рейтинг: 0.0/0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Статистика

Календарь
«  Декабрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz